Чәршәмбе, 27 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда агымдагы елның алты аенда 1284 пар никахларын теркәгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 37%ка артык. Җәй айларында, гадәттәгечә, туй сезонының иң кызган чагы, тагын ике меңнән артык туй үткәрү планлаштырыла.

Шәһәрдә чит ил кешеләре белән никахларны теркәү ике тапкыр арткан, аларның саны 42 пар тәшкил иткән. Кияүләр - Төркия, Вьетнам, АКШ, Гыйрак, Бельгия гражданнары.  БДБ илләреннән максималь никахлар саны Таҗикстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан гражданнарына туры килә.

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында 88 яшьлек ир-атның никахын теркәү - яшь буенча рекорд. Иң өлкән кәләш 74 яшьлек ханым. Никахлашу өчен иң популяр даталар - 21.01.21, 12.02.21, 17.07.21. 21.08.21 көненә 65 парны теркәү көтелә.

Модага стильләштерелгән һәм костюмлаштырылган тантаналар керде.


14 февральдә, Гашыйклар көнендә, беренче тапкыр тимераякта «Азатлык» мәйданындагы шугалакта никах теркәү тантанасы узды.

Дельфинарийда күчмә рәвештә никах теркәлгән, тантана урынына кияү үзләренең дуслары – дельфиннары белән  йөзеп килгән. 

Дүшәмбе, 2 август 2021, 11:17