Бүгенге көннән Россия Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүләрне гамәлгә ашырырга кереште. Яр Чаллыда түләүләрнең гомуми суммасы 980 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча 6 ел тула торган балаларга, указ имзаланган вакытта, 2 июльдә, 18 яшь тулмаган балаларга, шулай ук мәктәп программасы буенча укуларын дәвам иткән 18-23 яшьлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга түләүләр каралган.
Гаризалар 3 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк.
Түләүләр гариза бирүче тарафыннан күрсәтелгән счетка акчасыз күчерү юлы белән гамәлгә ашырыла. Бу Россия Федерациясе территориясендә эш итүче теләсә кайсы түләү системасының картасыз счетка (сберкнижка) яки банк картасы булырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 август 2021, 14:11



