Дүшәмбе, 18 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре халкын цифрлаштыру дәрәҗәсен арттыру максатларында «Югары технологияләр өлкәсендә  «ИТ-парк» Технопарк» дәүләт автоном учреждениесе «Электрон коммерциянең онлайн-платформаларында (маркетплейсларда) сәүдә нигезләре» темасы буенча укулар оештырырга тәкъдим итә. Укулар тыңлаучылар өчен уңайлы форматта (онлайн/офлайн) оештырылачак.

Әлеге теманы яктырту җирле җитештерүчеләргә сәүдәнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга, тәэмин итү географиясен киңәйтергә, табышны арттырырга һәм җитештерүне алга таба үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Электрон платформалар складларының уңайлы урнашуы - тиз һәм махсус чыгымнардан башка интернет аша беренче сатуларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Укуларда катнашу өчен itpark.tech сайтында теркәлергә кирәк.

Уку курсының танышу видео-дәресен әлеге сылтама буенча карарга була: https://www.youtube.com/watch?v=Zve6e0myNE8

Сишәмбе, 17 август 2021, 11:12