Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрәчәк. Продуктларны отышлы бәядән Әхмәтшин урамындагы «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә сатып алырга мөмкин булачак.

Биредә Тукай районы фермерларының яшелчә, җиләк-җимеш продукциясе һәм балы тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәләр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8:00дән 17:00гә тикле 11 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
11 сентябрьдән төп ярминкәләр башлана, анда чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына үз продукцияләрен сатарга карар иткән районнар составы киңәйтеләчәк.
Әйтергә кирәк, узган ел шәһәрдә 27 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән, аларга 436 тоннадан артык продукция китерелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 21 август 2021, 09:03



