Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Фестивальнең төп вакыйгалары 21 августта Азатлык мәйданында үтәчәк, анда 13:00 сәгатьтә фестивальне ачу тантанасы башлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль шәһәрдә инде җиденче ел рәттән уздырыла.

Фестивальне тантаналы ачуда Татарстан һәм Россия төбәкләреннән фин-угыр халыкларының иҗат коллективлары һәм башкаручылары, шулай ук этно-фьюжн яшьләр коллективлары катнашачак.

«Концерт программасыннан тыш, бәйрәм мәйданчыгында балалар өчен мастер-класслы уен зонасы, декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе оештырылачак. Бу елның үзенчәлеге - гастрофестиваль үткәрү. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак. Монда Яр Чаллыда яшәүче төрле халыкларның милли ризыклары тәкъдим ителәчәк», - дип хәбәр итте мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев.

Шул ук көнне Тарихи-туган якны өйрәнү музее мәйданчыгында «Фин-угыр халыкларының мәдәни мирасы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә бишенче ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Фестиваль кысаларында «Татарстан Республикасында фин-угыр халыкларының этномәдәни мирасын саклап калу һәм популярлаштыру» темасына Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре этнокультура һәм фәнни берләшмәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл (офлайн һәм Вконтакте социаль челтәрендә Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты төркемендә онлайн, турыдан-туры трансляция, форматларда) узачак.

Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов әлеге фестивальгә нигез салучылырга һәм аңа бүген үсәргә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде: «Бу фестивальнең туган җире - Яр Чаллы. Без җиде ел элек фестиваль Яр Чаллыда үткәрелергә тиеш дигән карар кабул иттек һәм хәзер дә әлеге чара шәһәрдә калырга тиеш дигән фикердә торабыз. Быел без рәсми рәвештә фестиваль республика бәйрәменә әверелде, дип әйтә алабыз». Спикер билгеләп үткәнчә, бәйрәм барлык халыклар вәкилләренә дә кызыклы булачак. 

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, «Татарстан Республикасы удмурт милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы мари милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы мордва милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татмәдәниресурсүзәге, Яр Чаллы шәһәре хакимияте, шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты оештыра.

Чара «2014-2023 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында узачак.

Чарада катнашучылардан социаль дистанцияне үтәү һәм битлек кию сорала.

Пәнҗешәмбе, 19 август 2021, 14:42