«КАМАЗ К5 — экономияле һәм куркынычсыз машина йөртү» конкурсының абсолют җиңүчесе буларак Чаллыдан «Кит Авто» компаниясе хезмәткәре Руслан Баянов танылды.
Призерларны бүләкләү тантанасы KAMAZ-kart картодромында узды. Ярышларның ике көне нәтиҗәләре буенча Руслан Баянов М-7 трассасының 130 километрлы участогында КАМАЗ-54901 йөк машинасы белән идарә итеп, ягулыкны иң аз сарыф итүче дип танылган. Аның нәтиҗәсе - барлык юлга 22,4 л, аны ул 1 сәгать 53 мин 20 секундта узды.
Машина йөртүчегә Lada Vesta бүләк ителде, ә «Кит Авто» автопаркы аның җиңүе нәтиҗәсендә яңа магистраль тягач белән тулыланды.
Икенче урынга Чабаксарның «Сто Дорогов» компаниесеннән Александр Леонтьев лаек булды, ул шул ук 22,4 л сарыф иткән, әмма моның өчен аңа күбрәк вакыт таләп ителгән - 2 сәгать 58 секунд. Аның призы - 300 мең сумлык сертификат.
Өченче урын өчен 200 мең сумлык сертификат Екатеринбургның «Лорри» компаниесеннән Сергей Андриановка бирелде. Нәтиҗәсе - 22,6 л һәм 2 сәгать 2 минут 15 секунд.
Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне "КАМАЗ" ААҖнең үсеш буенча директоры Ирек Гомәров һәм "КАМАЗ "ТФК" генераль директоры Дмитрий Леонов, ә катнашучыларга дипломнар "КАМАЗ" бүлеге башлыгы Александр Капитонов һәм «Формула - 1»нең экс-узышчысы Виталий Петров тапшырды, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗ" басмасы.
Фото: Виталий Зудин
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 август 2021, 16:51