Яр Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Фин-угыр халыкларының мәдәни мирасы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә килүчеләр өч тугандаш Идел буе республикалары – Удмуртия, Марий Эл һәм Мордовиянең халык иҗаты традицияләре белән танышачак.
Күргәзмәнең төп максаты - борынгы һәм заманча һөнәрләрнең ни рәвешле аваздаш булуын, борынгы әйберләргә нигезләнгән заманча декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре барлыкка килүен күрсәтү: уникаль этник костюмнар, бизәнү әйберләре, агач һәм балчыктан скульптуралар, саламнан үрелгән әйберләр, сөлгеләр, һ.б.
Күргәзмә «Без бер агач тармаклары» Татарстан Республикасы фин-угыр халыклары республика фестивале уңаеннан оештырыла һәм 2021 елның 5 ноябренә кадәр эшләячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 август 2021, 08:58