Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 августта Казанда Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина инициативасы белән «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге катнашында Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

«Россия Президенты Владимир Путин, агымдагы елның апрель аенда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда, гражданнарның өйләренә бушлай газ кертергә тәкъдим итте. Шулай ук Президент Хөкүмәткә төбәкләр хакимиятләре белән бергә газлаштыруның төгәл планын эшләргә кушты. Дәүләт Думасы кыска вакыт эчендә тиешле законны әзерләде һәм кабул итте, аның нигезендә торак пунктка салынган торбадан билгеле бер гаиләнең йорты чикләренә кадәр газ дәүләт хисабына үткәреләчәк», – дип билгеләп үтте депутат.

«Законда финанслау чыганагы булып газ бүлү оешмасының инвестиция өстәмәсе, ташламалы кредитлар һәм займнар торуы язылган. Хөкүмәт 2021 елның 1 ноябренә кадәр әлеге законны үтәү өчен кирәкле барлык хокукый актларны эшләргә һәм расларга тиеш. Безнең республикада аеруча социаль әһәмияткә ия булган проектны гамәлгә ашыруны контрольдә тотачакмын», – дип хәбәр итте Когогина.

Очрашу барышында шулай ук инновацион потенциалны үстерү мәсьәләләре, газификация кысаларында закон чыгару инициативаларының кирәклеге турында да сүз барды.

Җомга, 20 август 2021, 09:24