Күп еллар дәвамында чәчәк фестивале Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелә. Быел «Акварель-2021» чаллылыларның күзләрен ике көн дәвамында, 29 һәм 30 августта сәгать 10:00нан, сөендерәчәк. Чәчәк сыннары Хәсән Туфан проспектында Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәрге участокта урнашачак. Килгән кунаклар өчен чәчәк-декоратив үсемлекләр ярминкәсе оештырылачак.
Бу ике көн дәвамында биредә шулай ук «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык-сәнгать һөнәрчелеге, һөнәрчелек һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале кысаларында тематик күргәзмәләр, мастер-класслар узачак.
«Акварель-2021» чәчәкләр фестиваленә йомгак ясау, катнашучыларны бүләкләү һәм бәйрәм концерты 30 августта 14:00 сәгатьтә Яр буе паркының кече мәйданында узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 август 2021, 09:32



