Бүген Яр Чаллыда көтеп алынган «Акварель-2021» чәчәкләр бәйрәме уза. Аның символы -ачыклыкны, зирәклекне, матурлыгын гәүдәләндерүче кыңгырау чәчәге. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул барлык тәкъдим ителгән экспозицияләрне, шул исәптән мәгариф учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән чәчәк картиналарын карап чыкты.
Аның тәкъдиме
буенча, фестиваль тәмамланганнан соң Габдулла Тукай портретын шул исемдәге Яр
буена, ә «Мин яратам сине, Чаллы» дип аталган картинаны Азатлык мәйданына
күчерәчәкләр. Башка композицияләр чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын шәһәрнең җәмәгать
киңлекләрендә сөендерәчәк.
Фестиваль
мәйданчыгында халык әкиятләре темасына 18 зур композиция, үсентеләр сату буенча
164 сәүдә ноктасы урнаштырылган. Конкурс нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез, конкурс җиде номинация буенча үткәрелә: «Чәчәкләрдән
күләмле композиция»; «Чәчәкләрдән картина»; «Чәчәк колоннасы яки аркасы»; «Яшел
стена»; «Вертикаль бакча»; «Маскарад костюмы»; «Чәчәкләр патшасы».
Моннан тыш, шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча түбәндәге номинацияләр буенча нәтиҗәләр ясалачак: «Иң яхшы чәчәклек», «Керү төркеменең иң яхшы чәчәкле бизәлеше», «Иң яхшы куп фатирлы йорт ишегалды», «Чәчәк ата торган йорт».
Күләмле
композицияләр бүген жюри тарафыннан бәяләнәчәк. Катнашучыларны бүләкләү 30
августта Татарстан Республикасы көне кысаларында мәйданның төп сәхнәсендә
узачак. Шулай ук «Иң яхшы ишегалды җыештыручысы», «Иң яхшы сантехник», «Иң яхшы
яшелләндерүче» номинацияләрендә җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк. Бүләкләү
тантанасы шулай ук 30 августта мәйданда узачак.
Чәчәкләр һәм карнаваль костюмнар белән дефиле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының үзенчәлекле башы булачак.


Фотоларны "Яр Чаллы шәһәре хакимияте" төркемендә карарга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 29 август 2021, 12:10



