Әҗмәкәй поселогында «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында Яр Чаллы шәһәре Мэры Наил Мәһдиев Кубогына мотокросс буенча ярышлар уза.

Ярышларда Россия Федерациясе субъектларыннан 200дән артык спортчы катнаша. Чаллының автоспорт сөючеләреннән тыш, стадионга Екатеринбург, Смоленск, Воткинск, Ульяновск, Пермь, Тольятти, Сызрань һәм башка шәһәрләрдән спортчылар килде.

Узышлар яшь категорияләренә бүленгән, катнашуга 8-50 яшьлек спортчылар рөхсәт ителә. Тамашачылар өчен батутлар белән балалар мәйданчыгы, уеннар, кафе, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары әзерләнгән.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашучыларны спорт бәйрәме белән котлады. «Мэр Кубогына мотокросс - Яр Чаллы шәһәре, "Камаз-мастер" командасы үрнәгендә тәрбияләнгән спортчылар яшәгән шәһәр өчен зур вакыйга, - дип билгеләп үтте ул. - Бүген без барлык катнашучыларга да яхшы нәтиҗәләр, ә тамашачыларга – мавыктыргыч ярышлар телибез».
Татарстанда
мотоцикл спорты федерациясе президенты Наил
Хөббәтуллин шәһәр мэрына экскурсия үткәрде.
Биредә
демилитарлаштырылган техника урнашкан, аның янында сабыйлар фотога төшә,
стадион территориясендә җыелган балалар тракторы һәм трицикллары күрсәтелә,
алардан кар чанасы ясарга мөмкин.
«Витязь 6» махсус билгеләнештәге отряд сугышчылары.
Чара 20:00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Җиңүчеләргә махсус бүләкләр, шул исәптән кер юу машиналары, суыткычлар, телевизорлар биреләчәк.
Фото: "Студпроф"
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 29 август 2021, 15:20