79 нчы «Чиякәй» балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланган, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, бизәү, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бинаны карап чыкты һәм төзүчеләр тарафыннан Республика көненә планлаштырылган барлык эшләрнең төгәлләнүе – эшләр тәмамлануын түземсезлек белән көткән ата-аналар һәм балалар өчен иң яхшы бүләк дип билгеләп үтте.
«Чиякәй» дигән матур исемдәге балалар бакчасында ремонтны тәмамлау - безнең шәһәр өчен зур вакыйга, - дип билгеләп үтте шәһәр хакиме. – Җиде ел эчендә диярлек 20 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, 6 мәктәп төзелде, 40тан артык балалар бакчасы ремонтланды. Узган гасырда ук төзелгән әлеге балалар бакчасы капиталь ремонт күрмәгән. ТР Президенты инициативасы белән 20 ел элек төзелгән балалар бакчаларын норматив хәлгә китерү буенча программа кабул ителде. 70 млн сумнан артык акча балалар бакчасын идеаль тәртипкә китерү өчен тотылды. Әлеге программа ярдәмендә башкарылган барлык эшләрдән соң, ул яңага әверелде дисәк була».
Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт Чаллының тагын бер балалар бакчасында - 75нче «Гвоздичка»да төгәлләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллыда быел гына да "Демография" милли проекты буенча балалы гаиләләр яши торган яңа Яшьлек, Яр буе, Притяжение микрорайоннарында өч яңа балалар бакчасы төзелде.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда, яңа балалар бакчаларын исәпкә алып, 131 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшлиячәк. 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен урыннар белән тәэмин итү - 100%, ясле яшьтәге балалар 75% тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 август 2021, 14:58