"Адымнар-Чаллы" полилингваль гимназиясен ачу 1 сентябрьгә төп бүләк булды. Аның мәйданы 24 625 кв.м., белем бирү учреждениесе Чулман проспекты, 91 адресы буенча урнашкан. Казанның "Грань" компаниясе генераль подрядчы булды.
Гимназиягә керү алдыннан велосипедлар кую өчен урыннар тәкъдим ителә.
Төп бина дүрт блоктан тора: уку, административ корпуслар, медицина бүлмәләре, ашханә, актлар залы, китапханә, гардероб, спорт блогы.
Мәктәп төзүнең норматив вакыты - 18 ай, Чаллыда мәктәпләрне вакытыннан алда төзеп бетерәләр һәм, практика күрсәткәнчә, сыйфатка зыян китермичә.
Гимназиянең эчен карагыз.
Коридорларда шундый контейнерлар урнаштырылган.
Уку бүлмәләрендә укучыларның буена көйләнгән парталар урнаштырылган.
Һәр кабинетта кул юу өчен раковина бар.
Кызлар өчен технология кабинеты шулай күренә. Дәрестән тыш вакытта биредә хәтта кулинар баттллар да үткәрелер дип планлаштырыла.
Моңа кадәр 39 нчы мәктәпне җитәкләгән Азат Галиев гимназия директоры итеп билгеләнде.
Коридорларда укучылар бер-берсе белән утырып сөйләшә ала торган урыннар җиһазландырылган.
Мәктәптә ике спорт залы урнашкан.
Бина тирәсендә ике спорт үзәге бар. Планлаштыручылар шулай ук рекреация зонасын да ясаганнар.
Китапханәнең уку залы аерым игътибарга лаек.
Классларда диварларның бер өлеше үтә күренмәле.Гимназиядә ике бассейн, фотода - кече бассейн. Ә бу инде зур бассейн. Алга таба "Адымнар-Чаллы" гимназиясе буенча видеоэкскурсияне карап үтегез.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 3 сентябрь 2021, 09:20