Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр бюджетыннан сатып алынган зур сыйдырышлы түбән идәнле автобусларның яңа партиясе тәкъдим ителгән техник мәйданчыкта булды. Бу максатларга 234 млн сум бүлеп бирелгән иде. 

"Шәһәр бюджетыннан 21 автобус сатып алынды. Без шәһәр бюджетының керем өлешен формалаштыру өстендә эшлибез, - дип аңлатты Наил Мәһдиев. - Керемнәр булса, безнең чыгымнарны да билгеләргә мөмкинлегебез була, - диде мэр, янәшәдәге автобусларга күрсәтеп. - Безнең бурыч - барлык шәһәр маршрутларында уңайлы автобуслар барлыкка китерү". 

Мэр чаллылыларны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсендә Мәскәү хөкүмәте җитди ярдәм күрсәтүен искәртте: "Безгә Мәскәү җитәкчелеге ярдәм күрсәтте, моның өчен шәһәр мэры Сергей Семенович Собянинга зур рәхмәт - безгә башта 40 автобуслы беренче партияне, аннары шулай ук ЛИАЗ маркалы40 автобус белән икенче партияне түләүсез тапшырдылар. Маршрутларда эшләгән элеккеге машиналарны алыштыру өчен барлыгы 80 автобус кайтты".

Исегезгә төшерәбез, аукцион июль аенда үткәрелде, аның җиңүчесе "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте булды.

Мэр НЕФАЗ маркалы яңа автобусны сынап карады һәм канәгать калды. "Россиядә автобуслар җитештерүчеләр күп, инженер-механик буларак, автобусның сыйфатлы булуын раслый алам. Безнең КАМАЗ яхшы, заманча автобуслар чыгара. «КАМАЗ» ААҖның генераль директоры Сергей Анатольевич Когогинга һәм аның командасына шундый югары класслы автобуслар чыгарганнары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Мин үзем дә автобус җыю процессын күрдем һәм шуны әйтә алам: «НЕФАЗ» заводы продукциясе безне тулысынча канәгатьләндерә. Мәскәүгә дә нәкъ шушындый автобуслар китә", - дип билгеләде Наил Мәһдиев

«КАМАЗ» ААҖның департаменты директоры урынбасары - сату бүлеге башлыгы Данил Гыйниятуллин автобусның 111 пассажирны сыйдыра алуын, 29 утыру өчен урыннар биләвен, двигатель «КАММИНЗ КАМА» уртак предприятиедә җыелганын, тартма – автомат икәнлеген билгеләп үтте. Машина йөртүче урыны пневмоподвеска белән җиһазланган, механик апарель урнаштырылган, ягъни автобус халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен җайлаштырылган. Хәрәкәттә билгеле бер чикләүләргә ия кешеләр өчен урыннар каралган.

Мэр аңлатканча, гамәлдәге барлык шәһәр маршрутларын автобуслар белән тәэмин итү өчен 250 автобус кирәк.

Шәһәргә килгән яңа автобуслар быел көз, октябрьдә, Чаллы юлларына чыгачак, хәзер техник тикшерү һәм рәсмиләштерү процессы бара. Шәһәр Башкарма комитеты барлык кирәкле процедуралар тәмамланганнан соң автобусларны маршрутларга җибәрүнең төгәл датасы турында хәбәр итәчәк. 

Якшәмбе, 5 сентябрь 2021, 22:31