Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда җылылык белән тәэмин итү беренче чиратта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка социаль объектларда башланачак.

Бүген яңа җылыту сезоны башланыр алдыннан торбаүткәргечләрнең йомгаклау сынаулары башланды. Кайнар су 8 сентябрьгә кадәр шәһәрнең күпчелек объектларында, шул исәптән торак йортларда, сүндереләчәк. 1, 2, 3, 28, 29, 30 комплекс объектларында, шулай ук 54/14, 54/24 а, 53/26, 53/21 г, 53/27, 53/28, 53/44, 53/30, 53/42 торак йортларында кайнар суны сүндерү соңрак үткәреләчәк. Төгәл вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, сынау барышында 700 километрдан артык җылылык челтәре тикшерелгән, 148 кимчелек ачыкланган һәм төзекләндерелгән.

Чаллыда йортларның 97%ы җылылык бирүгә әзер.

Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары хәбәр итүенчә, 30 нчы сентябрьдә бакчачылык ширкәтләренә пассажирлар ташу тәмамланачак. Быел, элеккегечә, бу максатларга шәһәр бюджетыннан 15 млн сум бүлеп бирелгән иде.

«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр тәмамланып килә», - дип билгеләп үтте Илья Зуев. - 49ында эшләр төгәлләнгән инде, 39ында ахырына якынлаша. Быел программада барлыгы 88 ишегалды катнашты». 

Дүшәмбе, 6 сентябрь 2021, 09:45