Яр Чаллының 88 нче мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс узды. Әлеге чараның оештыручысы булып 1 нче балалар сәнгать мәктәбе тора, ул барлык кирәкле җиһазларны тәкъдим итте.
Мастер-классны 1 нче балалар сәнгать мәктәбенең скульптура буенча укытучысы Лия Вечтомова һәм «Глазурь» керамика студиясе җитәкчесе Айгөл Белоногова үткәрде.
Керамика сәнгатьнең иң борынгы төрләренең берсе булып тора. Балчыктан кешеләр савыт-саба, көнкүреш әйберләре, статуэткалар ясый торган булганнар, соңрак әйберләрне яндырырга өйрәнгәннәр.
Хәйрия мастер-классының икенче этабы 14 сентябрьдә узачак, анда катнашучылар әзер яндырылган әйберләрне бизиячәкләр.
Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 сентябрь 2021, 14:48



