Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «Россия - спорт державасы» халыкара спорт форумы кысаларында Россия Федерациясе субъектларының шәһәр хакимиятләре һәм муниципаль берәмлекләре башлыклары, шулай ук РФ Спорт министрлыгы вәкилләре булдылар.

Ханты-Мансийск, Липецк, Екатеринбург, Стәрлетамак, Сарапул башлыклары, Сургут, Владикавказ, Архангельск, Красноярск башлыклары урынбасарлары Мәләкәс елгасы ярында «Клеверспорт» термалы спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар. Проект шәһәр җитәкчеләрен муниципаль-шәхси партнерлыкны уңышлы гамәлгә ашыру үрнәге буларак кызыксындырды.

Елена Сандакова, илнең Спорт министрлыгының инвестицион үсеш һәм дәүләт милке белән идарә итү Департаментының ГЧП механизмнарын үстерү бүлеге башлыгы проектны тормышка ашыруның үзенчәлеген билгеләп үтте. «Яр Чаллы – уникаль энергетикалы шәһәр, биредә шәһәрнең барлыкка килүе һәм үсеше турында тарихи мәгълүматләр сакланган, - дип билгеләп үтте ул. - Безгә тәкъдим ителгән үзәк спорт форумында катнашучыларны җәлеп итү ноктасы булды. "КЛЕВЕРСПОРТ" – Россиядә муниципаль-шәхси партнерлык турында 224 закон кысаларында гамәлгә ашырылган беренче проект булуы белән уникаль. Федераль һәм муниципаль финанслау алган беренче проект. Проектның тагын бер үзенчәлеге – автор-инициатор үзе мөмкин булган шәхси партнерлар арасында аңлату эшләре алып бара: нинди финанс моделе кабул итәргә, концепцияне ничек эшләргә».  

Исегезгә төшерәбез, форум кысаларында спикерлар арасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев та бар иде, ул катнашучыларга "КЛЕВЕРСПОРТ" проектын тәкъдир итте.

Шулай ук делегация «НАИКОМ ЭКСТРИМ МОТКРОСС» балалар спорт техник клубы мототрассасын, HAIER корпорациясе заводын карап узды.

Зур шәһәрләр җитәкчеләре 59 нчы «Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясендә булдылар.  Кунаклар алдында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин чыгыш ясады, шәһәрдә мәгариф системасының ничек төзелүе турында сөйләде.

Сарапул шәһәре хакиме Виктор Шестаковның Яр Чаллыда булганы бар, әмма аның эчендәге объектлар белән бүген генә таныша алган. «Шәһәр хакиме форум кысаларында сессиядә бик җентекләп чыгыш ясады һәм социаль инфраструктура, спорт мәйданчыклары үсеше ягыннан шәһәрнең уңышлары белән таң калдырды, – дип билгеләде ул. - Яңа эш урыннары барлыкка килә, шәһәр мохитенә һәм социаль, мәдәни инфраструктура объектларына җитди игътибар бирелә. Хезмәттәшләр белән танышканнан соң, бу фәлсәфәне, мәгънәсен, акыллы технологияләрне өйрәнү өчен, делегациябезне гимназиягә җибәрәчәкбез дип килештек».

Чара ахырында чакырылган шәһәр хакимияте һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында булдылар.

Архангельск өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Пивков шәһәр башлыкларының, профильле департаментлар җитәкчеләренең планнарында – бизнес һәм хакимият берлегенең яңа мөмкинлекләрен үзләштерү дип белдерде. «Бик күп профильле объектларны карадык, КАМАЗ зур тәэсир калдырды, - дип билгеләп үтте җитәкче.  – Чаллы муниципаль-шәхси партнерлык проектын бик яхшы гамәлгә ашырганына инандык. Без бу проектны, төбәкләрдә дә гамәлгә ашыру өчен, истә тотачакбыз. Мин җирле, төбәк, федераль хакимиятнең төбәк һәм шәһәр үсеше турында кайгыртуын күрәм. Безнең шәһәрдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә муниципаль-шәхси партнерлык проектлары бар, спорт өлкәсендә сезнең тормышка ашырылган проектыгыз бик тәэсирләндерде. Нәкъ менә аны без истә тотачакбыз да». 

Җомга, 10 сентябрь 2021, 21:08