Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Абаз Әгъләм улы Булатовка 90 яшь тулды. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Зоя Иванова, шулай ук 50 нче мәктәп укучылары да кушылды.

Абаз Әгъләм улы БАССРның Чалкак авылында туа. Сугыш елларында һәм пенсиягә чыкканчы Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә шахтада эшли. 1997 елда ветеран Яр Чаллыга күчеп килә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 10 сентябрь 2021, 17:18