Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 11 сентябрьдә, Татарстан Республикасында «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе һәм «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр буе территорияләрен чистарту буенча акция үткәрелә.

Шәһәр территориясендә 17а микрорайоны ягыннан Чаллы елгасының яр буе территориясендә, Кама елгасының Ф. Табиев исемендәге яр буе территориясендә, шулай ук 48 микрорайон артында чүп-чардан арындыру буенча чаралар оештырылды. Бу чараларда район хакимияте хезмәткәрләре, шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре, 23, 40, 53 нче урта гомуми белем бирү оешмаларының, 54  нче гимназиянең экологик отрядлары, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының экоклубы, волонтер-студентлар һәм «Горзеленхоз» ААҖ хезмәткәрләре актив катнашты.

Автозавод районы хакимияте тарафыннан Кама елгасының яр буен җыештыру оештырылды.

Чаллылыларның активлыгы һәм хезмәте нәтиҗәсендә безнең шәһәр чистарды һәм матурланды: 23 капчык чүп-чар җыелды.

Шимбә, 11 сентябрь 2021, 12:20