Яр Чаллыда җылылык бирү башланды. Беренче чиратта җылылык белән социаль билгеләнештәге объектлар тәэмин ителә: гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә учреждениеләр, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният, физик культура һәм спорт учреждениеләре, яшьләр оешмалары. Җылылык бирү учреждениеләрнең гаризалары буенча башкарыла. Башкарма комитетның мәгариф идарәсе тарафыннан мәгариф учреждениеләренә һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә җылылык бирү турында НЧТСга 10 сентябрьдән гариза бирелгән. Сәламәтлек саклау объектларына җылылык бирү 9 сентябрьдән башланды.
Торак фондына 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градуска җиткәндә җылылык биреләчәк. Барлык күп фатирлы йортлар да җылылык кабул итәргә әзер.
Сәнәгать предприятиеләре һәм башка оешмалар өчен җылылык җибәрү гаризалар буенча башкарылачак. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, коллегасының чыгышын шәрехләп, быел җылылык бирү иртәрәк – 9 нчы сентябрьдә башлануын билгеләп үтте. «Бүген һәм иртәгә социаль өлкә объектларының 100%ы җылылык белән тәэмин ителергә тиеш. Җитәкченең эшкә сәләтлелеге кешеләр өчен яхшы шартлар тудырудан гыйбарәт. Сишәмбе көн ахырына без, кайда авырлыкларсыз җылылык белән тәмин итә алдык һәм кайда кыенлыклар килеп чыгу нәтиҗәсендә объектлар җылытылмыйча калганны белергә тиешбез. Атна уртасына барлык объектларда да җылы булсын өчен барысын да эшләргә кирәк. Башкарма комитет җитәкчесе, Идарә җитәкчеләре һәм барлык хезмәтләр алдында менә шундый бурыч куела. Бүгенгә мөһимрәк бурыч юк. Объектларны җылылык белән тәэмин итегез!», - диде ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 сентябрь 2021, 09:17