Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Петровна Котельникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Фәнүзә Грызлова котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Надежда Петровна Киров өлкәсенең Шурма авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1962 елда Михаил Федорович Котельниковка кияүгә чыга. 1977 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Озак вакытлар юбиляр Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә санитарка булып эшли. Лаеклы ялга Надежда Петровна Балык заводыннан чыга.

Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Надежда Петровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 13 сентябрь 2021, 09:58