18 сентябрьдә даими эшләүче 3 мәйданчыкта - Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә, Татарстан Республикасының 11 муниципаль районы катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды: Әгерҗе, Менделеевск, Тукай, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Нурлат, Аксубай.

Ярминкәләрдә Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов, Татпотребсоюз идарәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрданов, ярминкәләрдә катнашучы муниципаль районнар җитәкчеләре катнашты.

Сарман муниципаль районы «Төзүче» стадионы мәйданчыгында ярминкәгә килүчеләр өчен мәдәни программа оештырды.
Киләсе ярминкәләр 2021 елның 25 сентябрендә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 18 сентябрь 2021, 15:21



