Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдәшләр бер көн эчендә 400 агач утырттылар. Чулман проспекты буенча 46 комплекс буйлап 160 карагач, ГЭС поселогы Әлмәт трактында – 100 чыршы, Чулман проспекты һәм М. Йосыпов урамы киселешендә 130 миләш утыртылды.

Агачлар шулай ук шәһәрнең иске өлешендә дә утыртылды.  

Сентябрь башыннан бирле Яр Чаллыда барлыгы 1 347 агач (чыршы, нарат, миләш, карагач, зәңгәр чыршы, тирәкләр, юкә, каен) утыртылды.

Әлмәт трактында да агачлар утырттылар.

Шимбә, 25 сентябрь 2021, 15:58