Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген кич белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб киңәшмәсен үткәрде. Катнашучылар арасында - Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Роспотребнадзор башлыгы Илгизәр Бариев, өч район башлыклары, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Светлана Мулюкова, Рамил Хәлимов, идарә башлыклары. Шулай ук очрашуга көч структуралары җитәкчеләрен дә чакырдылар.

Мэр карары буенча, эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле, киләсе ике чараны бары тик хезмәт коллективлары дәрәҗәсендә генә үткәрү турында карар кабул ителде – сүз якынлашып килүче бәйрәмнәр – Укытучылар көне һәм Халыкара өлкәннәр көне турында. Массакүләм шәһәр чаралары үткәрелмәячәк.  

Шулай ук җәмәгать транспортында һәм биналарда кирәкле барлык чараларны үтәү турында искәртү буенча профилактик эш алып барылачак.

Дүшәмбе, 27 сентябрь 2021, 21:02