Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдә ишегалды спорт төрләре буенча спорт фестивале белән Өлкән буын декадасын ачтылар. Өлкән буын вәкилләре, санитар-эпидемиологик нормаларны һәм вирус инфекцияләре таралуны профилактикалау чараларын истә тотып, үткәрелгән чарада актив катнаштылар.

Катнашучыларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин сәламләде.

Бәйрәм традициягә әверелде, чаллылыларның өлкән буыны гер спорты, кул көрәше, төзлек, дартс, ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карады. Катнашучылар барлык биремнәрне дә, яшьләргә үрнәк күрсәтердәй, бик җиңел үтәделәр.


Саф һавада уздырылган бәйрәм җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләү белән тәмамланды.

Җомга, 1 октябрь 2021, 18:01