Яр Чаллыда хезмәт базары торышы турында матбугат конференциясендә «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе урынбасары Жанна Хайрова сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, эшсезләр сыйфатында 1 315 кеше исәптә тора. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,47%ны тәшкил итә (Татарстан Республикасында – 0,80%).
«Ел башыннан эшсезлек дәрәҗәсе 3,5 тапкырга кимеде. Шулай итеп, без кризиска кадәрге күрсәткечкә кайттык. Ул вакытта 1 276 кеше исәптә торган, эшсезлек дәрәҗәсе 0,45% тәшкил иткән», - дип белдерде Жанна Хайрова.
Бүгенге көндә шәһәрдә эш бар. Мәгълүмат базасында 9 700 вакансия бар.
Элеккеге кебек үк, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Аларның өлеше 64%. Алар арасында: механик җыю эшләре слесарьлары, фрезерчылар, токарьлар, автомобиль йөртүчеләр. Төрле белгечлек табиблары, медперсонал, тәрбиячеләр, икътисадчылар, бухгалтерларга ихтыяҗ 25% тәшкил итә. Вакансияләр банкының 11% ы - квалификация таләп итми торган һөнәрләр: ярдәмче эшчеләр, йөк ташучылар, ишегалды җыештыручылар.
«Плеймаркетлар, маркетплейслар белән эшләү буенча белгечләр, GPS буенча транспорт чаралары хәрәкәтен контрольдә тоту буенча белгечләр, тьютерлар кебек яңа вакансияләр барлыкка килде», - дип уртаклашты Мәшгульлек үзәге җитәкчесе урынбасары.
Ул искәрткәнчә, 5 октябрьдән РФ Хөкүмәтенең «Эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында»гы 362 нче Карарына үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер эш бирүче мәшгульлек үзәкләрендә 1 августка теркәлгән эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру өчен субсидия алырга мөмкин. Элегрәк бу дата - 1 гыйнварь иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 октябрь 2021, 17:45