Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән килде. Визитның максаты – ТОСЭР резиденты «Набережночелнинская КБФ»ның гофрлау өчен кәгазь җитештерү буенча фабрика төзелеше барышы белән танышу.

Бүгенге көндә компания тарафыннан җиһазлар сатып алу, фундамент һәм инженерлык эшләре өчен 60 млн сум инвестицияләнгән һәм үзләштерелгән. Участокта фундамент әзер, колонналар урнаштыру, булачак фабриканың металл конструкциясен – каркасын җыю башланды. Объект төзүне 2026 елга тәмамлау планлаштырыла. Җиһазлар сатып алынган һәм таможня рәсмиләштерүе уза. Төзелеш чорында производствоны арендага алынган бинада урнаштыру планлаштырыла.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, проект икенчел чималны эшкәртүгә юнәлтелгән һәм табигый ресурсларны нәтиҗәле эшкәртүгә ярдәм итә.

Җомга, 8 октябрь 2021, 16:25