Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген L-410 җиңел моторлы самолеты Минзәләдәге РЭС базасы янында җиргә төшеп бәрелә. Соңгы мәгълүмат буенча, бортта 22 кеше булган, шуларның 20се - парашютчылар. Алты кеше исән калган, алар авыр хәлдә.

Җиңел моторлы самолет һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, Минзәлә үзәк район хастаханәсенә, 1 пациент - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә транспортлана. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 8-(843)288-46-53 кайнар линия телефоны эшли.

Психологик ярдәм телефоны: Балалар һәм яшьләр өчен ашыгыч ярдәм үзәге "Яшьләр ышаныч телефоны" 8 (8552) 52-96-96.

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев самолет һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде:

"Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның үлүенә бәйле рәвештә, тирән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Бу, чыннан да, авыр югалту, хәсрәтегезне уртаклашабыз". 

Якшәмбе, 10 октябрь 2021, 10:50