Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмидә Хаҗи кызы Макаримова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хәмидә Хаҗи кызы Азнакай районының Сарлы авылында туа. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. Ветеран 1955 елда кияүгә чыга. Яшь гаилә Норильск шәһәренә күчеп килә. Хәмидә Хаҗи кызы лаеклы ялга чыкканчы Норильсктагы кирпеч заводында эшли. 1981 елда гаилә Яр Чаллыга кайта. Ире белән ике бала үстергәннәр, өч оныклары бар.

Хәмидә Хаҗи кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән котлаулар һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова тапшырды.

Дүшәмбе, 11 октябрь 2021, 13:25