Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр комиссиясе утырышында аварияләрнең торышы каралды. Бу вакыт эчендә шәһәрдә зыян күрүчеләр белән 355 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 430 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Агымдагы елда бәрелешләр нәтиҗәсендә һәлак булганнарның төп өлеше М-7 «Идел» автоюлына туры килә.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты нигезендә, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем дәрәҗәсен киметүнең исәп-хисап максатчан күрсәткече 9 ай нәтиҗәләре буенча үтәлгән, әмма инде агымдагы айда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булган өч кеше бар. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, һәлак булучыларның гомуми саны еллык фараз күрсәткеченә тигез (11 кеше)», – диде Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков.
Аварияләргә үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, юл хәрәкәтендә катнашучылар җәрәхәтләнгән очракларның төп төрләре: автомобильләр бәрелешүе, җәяүлеләрне бәрдерү, велосипедчыларны бәрдерү.
Быел Яр Чаллыда бәрелешләр нәтиҗәсендә һәлак булганнарның төп өлеше М-7 «Идел» автоюлына туры килә. Шулай, агымдагы елның 6 октябрендә М7 «Волга» автомобиль юлының 1047 нче чакрымында Лада Гранта автомобиле йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм Нефаз автобусы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада автомобиле йөртүчесе урында һәлак булган.
«28 һәлакәтнең 17се юл борылмалары урыннарында булган. Биредә юл хәрәкәте иминлеген арттыруның ачык карары булып, юлның 1053 нче чакрымында кебек үк, транспортлар өчен акрынаю өчен полосалар ясау. Быел барысын да проектлаштырырга һәм киләсе елда бу юл борылмалары белән актив шөгыльләнә башларга сорыйм», - диде баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов.
Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы территориясендә барлыгы 2586 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 217 кеше һәлак булган һәм 3203 кеше яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, авариянең төп күрсәткечләре буенча кимү күзәтелә: юл-транспорт һәлакәтләре саны 370гә; һәлак булучылар саны 15 кешегә; яраланучылар саны 423 кешегә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 19 октябрь 2021, 15:29