Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 нче Балалар-яшүсмерләр үзәгендә Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары сезоны башланды. «Шатлык» яшьләр үзәгендә мәктәп лигасы фестивале узды, анда шәһәрнең белем бирү учреждениеләренең 13 командасы катнашты.

Жюри уеннарда катнашучыларның иҗатын лаеклы бәяләде. Фестиваль нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 нче урында - «Текә борычлар» (52 нче мәктәп), 2 нче урында - «Эксклюзив» (58 нче мәктәп, татар телендә), 3 нче урында - «Оба-на» (84 нче лицей).

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә беренче урынны «Демокрит стилит» (2 нче гимназия), «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясен «Оба-на» командасы (84 нче лицей) яулады. «Иң яхшы мәзәк» «Махсус билгеләнештәге яшьләр» командасында (45 нче мәктәп). Сезонның ачышы булып «Эксклюзив» ( 58 нче мәктәп) командасы танылды.

Фестивальнең Гран-приенә Татар Bois командасы (84 нче лицей, татар телендә) лаек булды.

Чәршәмбе, 20 октябрь 2021, 14:18