Якшәмбе, 24 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

23 октябрьдә Яр Чаллыда алтынчы тапкыр шәһәрнең иң эре татар яшьләре проектларының берсе - "ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ 2021" узачак. Чара 9:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә башлана.  

Катнашучыларга интенсив белем бирү программасы тәкъдим ителәчәк. Быел форумда катнашучы 70 өлкән сыйныфлар укучыларына һәм студентларга уңышлы татар проектлары кейсларын чишәргә кирәк булачак. Экспертлар булып әлеге проектларның вәкилләре торачак - форум Казаннан зур делегация көтә. Проектлар арасында - «Ялкын» журналы, «Әйдә, ШаяРТ!» Татар Шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасы, SkyTat татар телендә онлайн сөйләшү клубы һәм башкалар.

Билгеләп үтик, форум кысаларында берничә ел рәттән катнашучылар үз проектларын булдырдылар. Узган ел «ЭКОбизәк» проекты җиңү яулады. Проект җитәкчесе - Алсу Җәлилова аны өлешчә тормышка ашырды, ул Instagramда беренче тапкыр экология турында татар телендә мәгълүмат бастыра торган бит ясады.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, форум экологик яктан аерылып торачак (мерч милли стилистикада шоперлар һәм күп тапкырлы чынаяклар белән генә тәкъдим ителәчәк). Гаризалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителде, 103 гариза килгән.

Форумны оештыручылар: «Нур» яшьләр үзәге, URBANTATAR яшьләр берләшмәсе белән берлектә «Мизгел» милли мәдәният клубы. Чара Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә үткәрелә.

Рәсми бит: https://vk.com/tatarforum2021

Нигезләмә: https://drive.google.com/file/d/1BnA59y1UXFeRoNSsakzPVWIt61BwHMCR/view?usp=sharing

Пәнҗешәмбе, 21 октябрь 2021, 09:57