Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәре, Татарстан урамы, 25/18 адресы буенча урнашкан биш катлы панельле торак йортның 4 катындагы фатирда газ шартлавы турында хәбәр килде.  Анда янгын сүндерү бүлекчәләре эшли. Алга таба мәгълүмат ачыкланачак.

Ачыкланган мәгълүмат буенча, өемнәр астында ике кеше кала. Коткаручылар кешеләрне коткару буенча чаралар күрә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Россия ГТХМ Идел буе эзләү-коткару отрядының аэромобиль төркемнәре тиешле әзерлеккә китерелгән. Моннан тыш, вакыйга урынына гадәттән тыш ведомствоның кинологик расчетлары килә.

Урында 90нан артык кеше һәм 35 берәмлек техника эшли.

Дүшәмбе, 25 октябрь 2021, 19:40