Җомга, 22 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Фатирсыз калган кешеләр бу төнне кунакханәдә үткәрделәр, кайнар ризык белән тәэмин ителделәр. Иртәнге мәгълүматларга караганда, мондый ярдәмнән 22 кеше файдаланган.

Автозавод районы хакимияте базасында (Ш.Усманов ур., 112, 49/09)  Башкарма комитет ярдәм пункты оештырган, анда консультация алырга һәм социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерергә мөмкин. Телефон 56-50-71, кайнар линия телефоны 8-927-450-35-25. Шулай ук анда «Доверие» үзәге психологы да эшли.  

Бүген зыян күргән чаллылыларга ярдәм итү өчен исәп-хисап счеты ачыла, шулай ук шәһәр һәм республикадан ярдәм чаралары күреләчәк.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта фаҗига урынында эксперт-криминалистлар белән Тикшерү комитеты эшли. Техник тикшерүләр үткәреләчәк, алардан соң карарлар кабул ителәчәк. Алар турында өстәмә хәбәр ителәчәк.  

«Бу вакыйганың сәбәпләре Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты тарафыннан ачыклана, – дип хәбәр итте ул. – Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тарафыннан гражданнарны вакытлыча яшәү урыннарына билгеләү, кайнар аш һәм психологлар ярдәме белән тәэмин итү турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта зыян күләме билгеләнә, 11 нче подъездда да, күрше подъездларда да зыян күрүчеләргә финанс ярдәме чаралары билгеләнәчәк. Шулай ук күрше подъездларда яшәү мөмкинлеге ачыкланачак, шуннан соң фатирга кире кайту турында карар кабул ителәчәк».

Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтү буенча штаб оештырылуын билгеләп үтте: «Без барлык кешеләр белән дә элемтәдә торабыз, кемнең нәрсәләре калганын язабыз, әлегә 10 кеше мөрәҗәгать итте».

Чаллы шәһәре буенча Тикшерү бүлеге җитәкчесе Евгений Викентьев хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган: «2021 елның 25 октябрендә 17:00 сәгать тирәсендә 48 комплекста күп фатирлы йортларның берсендә газ шартлаган. Нәтиҗәдә, 11 нче подъездның дүртенче һәм бишенче катларында диварлар, түшәмнәр җимерелгән. Вакыйга урыныннан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә дүрт зыян күрүче китерелгән, шуларның икесе - балигъ булмаганнар. Чаллы шәһәре буенча Тикшерү бүлегенең эше нәтиҗәләре буенча РФ Җинаять кодексы 238 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.

Хәзерге вакытта ике версия тәкъдим ителә: беренче чиратта, бу – хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә газ шартлавы, икенче версия – кулланучының саксыз рәвештә газ җиһазларын эксплуатацияләү нәтиҗәсендә фаҗига килеп чыгуы.

Безнең төп бурыч – газ шартлаган урынны билгеләү, сәбәбен ачыклау».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шартлаудан 6 фатир зыян күрде, 15 подъездлы торак йортта 980 кеше теркәлгән, бу 224 фатир.

Сишәмбе, 26 октябрь 2021, 11:09