30 октябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең 3 мәйданчыгында – Г.Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда, «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә үз эшләрен дәвам итте.
Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм башка муниципаль районнар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең киң ассортименты тәкъдим ителде. Ярминкәләрдә Татпотребсоюз предприятиеләре актив катнашты.
Г. Тукай исемендәге яр буенда узган ярминкә Сарман муниципаль районы оештырган концерт программасы ярдәмендә бәйрәм атмосферасында узды.
Барлыгы 30 млн сумнан артык суммага 800 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 октябрь 2021, 13:32