Шәһәр мэры йөкләмәсе буенча, 48/20 йортында гадәттән тыш хәлдән соң, Яр Чаллының күп фатирлы йортларында планнан тыш газ җиһазларын тикшерәчәкләр.
Бүген традицион аппарат киңәшмәсе барышында Наил Мәһдиев шәһәрнең өч районындагы йортларны тикшерергә кушты, өстәвенә, бәйрәм көннәрендә яшәүчеләрнең күбесе өйдә булачак.
Беренче чиратта, риск төркемендәге фатирлар тикшереләчәк. «Асоциаль яшәү рәвеше алып баручы, фатирларында булган газ җиһазларыннан куллана белмәүчеләргә аерым игътибар бирергә кирәк, - диде шәһәр мэры. - Хәзер безнең алда гаеплеләрне эзләү бурычы тормый. Гаеплеләрне тикшерү, күзәтчелек органнары билгеләячәк. Без үз бурычларыбыз белән шөгыльләнәчәкбез. Беренчедән, нинди очракларның шундый ук нәтиҗәләргә китерүен аңларга кирәк. Ярты миллионлы шәһәрдә газ җиһазлары файдаланыла торган фатирлар күп. Әмма, кызганычка каршы, барлык гражданнар да аны эксплуатацияләү мәсьәләсенә җаваплы карамыйлар».
Тикшерү нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр берничә көннән соң гадәттән тыш хәлләр буенча шәһәр комиссиясе утырышы барышында ясалачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 1 ноябрь 2021, 09:42