Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды берничә ел дәвамында «Уңайлы мохит» дәүләт программасында катнаша, аның төп максаты - халыкның аз хәрәкәтләнүче категориясе арасыннан гражданнарга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү һәм җәмгыятьнең барлык әгъзалары өчен дә бертигез уңайлы мохит булдыру.
Пенсия фонды органнары тарафыннан терәк-хәрәкәт аппараты бозылган, күрү сәләте бозылган, ишетү сәләте бозылган инвалидларга хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә килүчеләрне кабул итү һәм көтү заллары электрон чират, идарә итү системалары һәм тавыш информаторлары белән җиһазландырылган; пандуслар, поручнилар, күтәртү платформалары һәм санитар-гигиена бүлмәләре бар.
Татарстан шәһәрләре һәм районнарында ПФР клиент хезмәтләре биналарында тактиль өслекләр һәм аларның хәрәкәт юлларына полосалар төшерелгән, Брайль рельеф-нокталы шрифты белән башкарылган тактиль табличкалар рәвешендәге күрсәткечләр урнаштырылган.
2015 ел башыннан ПФРның рәсми сайтында www.pfr.gov.ru берничә электрон сервис, «Шәхси кабинет» эшли. Аның ярдәмендә шәхси пенсия коэффициенты зурлыгы һәм ПФРда гражданинның шәхси счетында исәпкә алынган стажның озынлыгы турында, шәхси счетның торышы турында, шулай ук пенсия тупланмалары турында мәгълүмат алырга мөмкин. Моннан тыш, сервис аша кирәкле документка яки белешмәгә заказ бирергә, пенсияне билгеләү яки аны китерү ысулын сайлап алу өчен гариза бирергә мөмкин. Болар барысы да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә закон буенча тиешле хезмәтләрне тулысынча алырга мөмкинлек бирә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 7 ноябрь 2021, 14:23



