17 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм көндез күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән кыска вакытлы буран, юлларда бозлавык; төнлә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Яр Чаллыда болытлы һава көтелә. Төнлә кар, көндез кыска вакытлы кар, юеш кар. Аерым районнарда кыска вакытлы буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с, көндез 14 м/с кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-8˚. Көндез һаваның максималь температурасы 0..-4˚. Юлларда бозлавык.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 ноябрь 2021, 15:58