Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Георгиевна Кравченко бер гасырлык юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Александра Георгиевна Алабуга шәһәрендә туа, шәһәрнең урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген дәүләт банкында исәп-хисап бүлеге операционисты булып башлый. 1942 елда фронтка алына. Хатын-кызлар батальонының зенитчылар частендә зенитчы булып хезмәт итә. Белоруссиядә, Украинада сугышта катнаша, аннары яраланып мобилизацияләнә. Сугыштан соң Пермь өлкәсендә экспедициядә эшләгән һәм булачак ире Григорий Ефимович белән танышкан. 1970 елда гаиләсе белән Комсомол төзелешенә киләләр. Лаеклы ялга чыкканчы Александра Георгиевна "Тукымалар" кибетендә сатучы булып эшләгән. Ире белән бергә ул тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Ветеран «Батырлык өчен» медале, «Бөек Ватан сугышы» ордены, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 17 ноябрь 2021, 11:25