Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы тукталышларында QR-кодлар контролерлары бригадалары эшли.

Хәзерге вакытта шәһәрдә алты бригада эшли, аларның дүртесе - автобусларда, икесе-трамвайда.

Зур автобусларда вакцинация турындагы сертификат булу-булмавын тикшерүчеләр салонда, аз сыйдырышлы автобусларда QR-кодларны контролерлар пассажирлар чыкканда тикшерә.  

Трамвайларда мобиль төркемнәр 2-3 тукталыш дәвамында QR-кодларны тикшерәләр.

«Шулай ук мәҗбүри вакцинация турында аңлату эшләре алып барыла, битлекләр киергә киңәш ителә. Кызганычка каршы, QR-кодлары булмаган пассажирлар очрый. Алга таба QR-кодлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк, шуңа күрә вакцинация үтергә киңәш итәбез», – дип хәбәр итте транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Максим Парамонов.

Дүшәмбе, 22 ноябрь 2021, 11:46