Хәзерге вакытта 100дән артык предприятие җитештерү өчен техник кислородка мохтаҗ, аена 150 тоннадан артык кислород кирәк.
«Магнолия - С» җитәкчесе Сергей Майоров билгеләп үткәнчә, техник кислород медицина предприятиеләре ихтыяҗларына сарыф ителә, әмма техник кислород кулланыла торган предприятиеләрдә табыш кимү күзәтелә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика, ил өчен кислородка ихтыяҗ – яңалык, элек предприятиеләрдә мондый авырлыклар тумаган. «Кислород җитештерүне арттыру турында эре предприятиеләр белән килешергә кирәк, - дип йөкләмә бирде ТР Президенты. - Без вакыт таләпләренә әзер булырга тиеш. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән әлеге мәсьәлә буенча фикер алышырга, техник кислород запасы булырга тиеш».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 ноябрь 2021, 14:30