Татарстан Республикасы Президентының предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуы барышында «ПИК «Хуанхэ» генераль директоры Анатолий Головча-Фрейзе Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары өчен киметелгән иминият взносларын куллану срокларын озайту мәсьәләсен күтәрде.
Әлеге тема беренче чиратта Яр Чаллы шәһәре өчен мөһим – биш ел эчендә «Яр Чаллы» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе мәйданчыкларында 6 200 эш урыны булдырылган. Хәзер бу 39 резидент-компания.
«Алга таба хәрәкәт итәргә кирәк, федераль үзәктән килгән хезмәттәшләр белән бу мәсьәләне чишәргә кирәк. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе – икътисадның җитди инструменты икәнен күрәбез, бу мөһим һәм кирәкле мәсьәлә», – дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 ноябрь 2021, 14:31