Татарстан Республикасы территориясендә 25 ноябрьдә төнлә һәм көндез урыны белән күз күреме 1-2 километрга кадәр начараюы белән буран; көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр; юлларда бозлавык.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кыска вакытлы кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Урыны белән буран, көндез бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы -9..-12˚, аязган вакытта -16 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -2..-6˚. Юлларда бозлавык.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 24 ноябрь 2021, 16:05