1 нче балалар сәнгать мәктәбендә 7 нче «Миләшкәй» балалар бакчасының «Чагылыш» гаилә үсеше студиясе проекты кысаларында чара узды. Әйтеп үтик, балалар бакчасы сәнгать мәктәбенең партнеры булып тора. Проектның максаты – балалар бакчасына йөрмәүче балаларның ата-аналарына консультация бирү, алар белән мастер-класслар һәм чаралар үткәрү.
Сәнгать мәктәбенең белем бирү процессы белән танышу өчен сигез айдан өч яшькә кадәрге балалар белән әти-әниләр чакырылды. Сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова Хәзерге заман сәнгате һәм рәсем сәнгате музее буйлап экскурсия үткәрде. Скульптура укытучысы Лия Вечтомова чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс оештырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 25 ноябрь 2021, 09:06