Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дүшәмбедән, 22 ноябрьдән, Яр Чаллы җәмәгать транспортында пассажирларның QR-кодларын тикшерә башладылар. Бу эшнең ничек оештырылуы һәм аның арадаш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде: «Беренче көн җиңел генә үтмәде, сертификатсыз йөрүче пассажирлар шактый күп иде, аларның кирәклеген аңламаучылар да бар. Аңлату эшләре алып барылды. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә без киеренкелек кимүен, шулай ук пассажирлар агымының 20 процентка кимүен теркәдек».   

Автобусларда һәм трамвайларда вакцинация үтү сертификатлары булуга пассажирларны контрольдә тоту дәвам итәчәк.

«Тикшерүләр җәза характерында түгел, нигездә, бу аңлату эше, ни өчен пассажирлар QR-кодлар белән хәрәкәт итәргә тиеш, карар нормаларын тагын бер кат аңлатабыз. Бу кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кирәк», - дип ассызыклады Илья Зуев.

Пәнҗешәмбе, 25 ноябрь 2021, 10:41