«Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше ягында» акциясе кысаларында Җиңү паркында Автозавод районының белем бирү учреждениеләренең 120 укучысы өчен спорт-туристлык каршылыклар полосасы буенча традицион ярышлар узды. Чара программасында ике узыш оештырылды.
Районның 12 белем бирү учреждениесеннән килгән командалар «Дельфин» балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәге тренерлары әзерләгән каршылыкларны җиңеп, чыдамлыкларын, җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәттеләр. Укучылар төрле этапларда вакытка көч сынашты: горизонталь һәм вертикаль перила, горизонталь һәм вертикаль пәрәвез, туннель, бабочка, змейка, ромб, маятник.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны – 43 нче мәктәп, икенче урынны – 23 нче мәктәп, өченче урынны – 42 нче мәктәп яулады. Призлы урыннар яулаган командаларга Яр Чаллы дельфинариеның шоу-программасына бушлай чакыру билетлары тапшырылды. Барлык катнашучылар да Автозавод районы хакимияте грамоталары белән бүләкләнделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 26 ноябрь 2021, 09:01