Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Һәрвакыт булсын кояш» дигән исем астында фестиваль уздырылды.

Иҗади чарада шәһәрнең биш коррекцион учреждениесеннән 90нан артык бала катнашты. 67 нче мәктәптә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.

Конкурсантларның эшләрен составына өстәмә белем бирү учреждениеләре, яшүсмерләр клублары, сәнгать мәктәбләре педагоглары кергән жюри бәяләде.

2 декабрьдә балаларны 2 этап көтә, ул дистанцион рәвештә – вокал, нәфис сүз, хореография, музыка уен коралларында уйнау, оригиналь жанр номинацияләре буенча узачак.

Җомга, 26 ноябрь 2021, 09:48