Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Үзәк районда яшәүче Сәгыйрә Низам кызы Кәримова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Актаныш районының Иске Урьяды авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы туган авылы колхозында эшли. 1991 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә.

Сәгыйрә Низам кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга «Киләчәкне төзибез» идарәче компанияләре вәкилләре дә кушылды.

Җомга, 26 ноябрь 2021, 12:25