Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кадерле әниләребез!

Хәзерге Россия тарихы чирек гасырга якын безнең һәркайсыбыз өчен изге бәйрәм – Әниләр көне белән бәйле. Бүген без Ана булу миссиясен үтәүче хатын-кызларга тирән һәм чиксез хөрмәт күрсәтәбез.

Әни – дөньядагы иң матур сүз. Кеше әйткән беренче сүз, ул барлык телләрдә дә бер төрле назлы яңгырый. Бу сүз үзенчәлекле: ул чиксез җан җылысы, тормыш зирәклеге, фидакарьлек һәм яраткан күзләрнең ягымлы карашы белән баетылган.

Һәрберебез өчен әниләребез – дөньядагы иң якын, иң кадерле кешеләр. Сез безгә гомер бүләк итәсез һәм үзегезнең тормышыгызны безне кайгыртуга багышлыйсыз. Сездә балагызга карата беркайчан да сүнмәс мәхәббәт тулы иң зур һәм тугры йөрәк. Бары тик сезнең янда гына без үзебезне, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, балалар итеп тоябыз.

Әни булу – катлаулы һәм җаваплы хезмәт. Һәр әни балаларын тәрбияләү өчен күп көч куя, аларга иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын сеңдерергә, лаеклы кызлар һәм уллар үстерергә тырыша. Шул ук вакытта күп кенә хатын-кызлар аналык вазыйфаларын шәһәребезнең, республикабызның һәм илебезнең хезмәт, иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашу белән бергә алып баралар.

Тәрбиягә бала алган, ул балаларның яраткан әниләренә әверелгән, аларга лаеклы тәрбия биргән, тормышларын чын-чынлап шатлыклы һәм бәхетле иткән  хатын-кызлар аерым рәхмәткә лаек.

Бу бәйрәм көнендә сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Балаларыгыз уңышлары белән куандырсын, сезгә күбрәк игътибар күрсәтсен һәм һәр эштә ярдәм итсен!

Анага булган ихтирамлы мөнәсәбәт һәр кешенең һәм гомумән, җәмгыятьнең абруй үрнәге булып калыр, дип ышанам.

Бәйрәм белән сезне, безнең сөеклеләребез! Әниләр көне белән!

Ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән,

Яр Чаллы шәһәре мэры Н. Г. Мәһдиев

Якшәмбе, 28 ноябрь 2021, 07:00