Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Раиса Ивановна Анисимова һәм Таисья Петровна Клепикова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр.

Раиса Ивановна Әлки районының Чуаш Шәпкәсе авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соң туган авылында колхозда эшли. 1970 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә, пенсиягә чыкканчы 1 нче РБЗда пневмонасос машинисты булып эшли. Раиса Ивановна өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин исеменнән котлаулар кабул итте.

Таисья Петровна Архангельск өлкәсенең Плесецк районы Красное авылында туа. Урта мәктәпне, аннары бухгалтерлык курсларын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1953 елда юбиляр кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Тимер-бетон эшләнмәләре предприятиесендә баш хисапчы булып эшли. 2006 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Таисья Петровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Котлау һәм бүләкләр юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин исеменнән тапшырылды.

Дүшәмбе, 29 ноябрь 2021, 14:54